Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсионерларга гариза бирүне таләп итә торган түләүләр һәм ташламалар турында сөйләделәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия пенсионерларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль түләүләр һәм ташламаларның бер өлеше автомат рәвештә бирелми, аларны алу өчен гариза бирергә кирәк. Бу хакта RT белән әңгәмә вакытында юридик фәннәр докторы, «Югары икътисад мәктәбе»милли тикшеренү университеты хокук факультеты деканы профессор Вадим Виноградов искәртте, дип яза «Российская газета».
Мондый ташламаларга, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары һәм катнашучыларына тиешле айлык акчалата түләү керә. Аны алу өчен гражданнарга Социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә яки Күпфункцияле үзәк аша эшләргә мөмкин.
Пенсионерларга шулай ук авыл стажы өчен иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү 25 процентка арттырылып түләнергә мөмкин. Әгәр ул пенсиягә чыкканнан соң тупланган икән, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан тыш, пенсионерларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр алу хокукы бар. Алар пенсионерның торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнары аның гаиләсенең гомуми кеременең мондый чыгымнарга юнәлтергә рөхсәт ителгән максималь өлешеннән артыграк булган очракта түләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз