news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч пенсионерларга эштән китү өчен иң яхшы вакытны әйтте

Эшләүче пенсионерлар эштән киткәннән соң пенсияне индексацияләүгә исәп тота ала. Иң мөһиме – айның соңгы көнендә эштән азат ителү. Айның беренче көннәрендә эштән киткән очракта, бу ай тулысынча эшләнгән ай дип санала һәм пенсияне арттырмыйлар. «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лиса Сорокина шулай дип аңлаткан. Бу хакта РИА Новости яза.

«Эшләүче пенсионерның 1 мартта (бу көн соңгы эш көне санала) яки 31 мартта эштән китүенә карамастан, Россия Пенсия фонды апрель аенда әлеге затның эшләү факты турында мәгълүмат алачак. Апрель аенда гына да бу хезмәткәр эшләүче затлар исемлегендә булмаячак. Апрель ае өчен отчетны Россия Пенсия фонды май аенда ала. Июнь аенда индексацияләү турында карар кабул ителәчәк, ә июль аенда индексация ясалачак», –  дип мисал китерде Сорокина.

Эксперт билгеләп үткәнчә, өстәмә акча алу өчен, кешеләргә яңа «эшләмәүче» статусы турында Пенсия фондына барып хәбәр итү кирәкми. Россия Пенсия фондында кирәкле барлык мәгълүматны эш бирүчедән алачаклар, ә аннары автоматик рәвештә индексация ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100