Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсионерларга бер тапкыр 5000 сум түләү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән
Шул хактагы карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына пенсионерларга бер тапкыр түләү турында закон проекты кертелгән. Шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күрде.
"Закон проектында 2017 елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәгән һәм 2016 елның 31 декабренә Россия Пенсия фондыннан пенсия алган затларга 5 мең сум күләмендә акча түләү каралган", - диелгән карарда.
Бер тапкыр түләү тәртибе Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан куела дип билгеләп үтелгән. Бу чарага каралган чыгымнар 221,7 млрд сум тәшкил итә.
Элегрәк Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләү өчен 221 млрд сумнан артык акча бүленеп биреләчәк дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз