news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерларга 2022 елның гыйнварында бирелә торган түләүләрне быел декабрьдә бирәләр

Пенсияне түләүнең бердәм графигы юк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия почтасы бүлеге аша һәр айның беренче көнендә түләүләр алучы пенсионерлар 2022 елның гыйнвары өчен акчаны декабрьдә алачак. Бу гыйнвардагы бәйрәм көннәре белән бәйле.

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева сүзләренә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул ук вакытта пенсияне түләүнең бердәм графигы юк. 

«Төрле төбәкләрдә пенсияләр банкларга һәм почта бүлекләренә төрлечә күчерелә. Түләү сроклары турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре телефоннары буенча шалтыратып ачыкларга мөмкин», — дип аңлата ул.

Аның сүзләренчә, декабрьдә шулай ук 80 яшькә җиткән гражданнарның иминият пенсиясенә теркәлгән түләүләрне индексацияләгәннәр. Хезмәт эшчәнлеген өч ай элек тәмамлаганнар да индексация алды.

«Министрлар Кабинеты пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләүгә кагылышлы вәгъдәне үтәргә тиеш», — диде Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган йомгаклау матбугат конференциясендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100