news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 ноябрьдән кемнәрнең пенсияләренә өстәмәләр булачагы билгеле

1 ноябрьдән кайбер россиялеләр иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә күләмдә ала башлаячак. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Күптән түгел генә 80 яше тулган россиялеләрне аеруча җитди өстәмәләр көтә. 2023 елның 1 ноябренә әлеге сумма 15134,66 сум тәшкил итәчәк.

Гражданнар авиациясе очучы экипажларының элеккеге әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре дә өстәмәләр алачак. Аның күләме элеккеге эш урынындагы уртача керемгә һәм оешма Социаль фондка күчергән акчага бәйле булачак. Узган еллардагы мәгълүматлар буенча, шахтерлар пенсиясенә өстәмәнең күләме 3,5-5,5 мең сум тәшкил иткән.

Бу «төньяк стажы»на ия гражданнарга да кагыла: аларның пенсиясен территориягә карап фиксацияләнгән өлешне арттыру хисабына 30-50 процентка күтәрергә мөмкиннәр. Башка төбәккә күчеп киткән очракта өстәмә түләү сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100