Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсионерлар партиясе: Үзебез хакында сөйләр өчен яхшы мөмкинлек булды
Виталий Смирнов Татарстан парламентына сайлауларга уңай бәя бирде.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе»нең төбәк бүлеге идарәсе рәисе Виталий Смирнов матбугат конференциясе вакытында сайлау кампаниясеннән алган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Сайлау кампаниясенә уңай бәя бирәм. Мин моны элек булган кампанияләр белән дә чагыштырып әйтә алам. Телевизион дебатлар өчен бирелгән вакыт һәм безнең съездларны яктырту өчен чыгышлар җитәрлек булды. Безнең партиянең башкалардан нәрсәсе белән аерылып торуы хакында сөйләү һәм дебатларда катнашу өчен яхшы мөмкинлек бирелде», - дип искәртте Виталий Смирнов.
Ул, партия исемлегенең башка әгъзалары кебек үк, инде тавыш бирүдә катнашуын әйтте. Сайлау участокларында «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе» исеменнән меңгә якын волонтер һәм күзәтүче эшли.
- Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.
- Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз