Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсионерлар өчен капиталь ремонтка түләү буенча ташламалар турында искәрттеләр
Өлкән яшьтәге кешеләр капиталь ремонт өчен компенсация взносын 100 процентка кадәр кайтара ала, дип искәртә Россия Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге ташлама Торак кодексында каралган, әмма төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнгән булырга тиеш. Мондый ташлама һәм аның шартлары турында социаль яклау бүлегендә яки капиталь ремонт буенча төбәк операторыннан белешергә була, дип хәбәр итә «Российская газета».
Ведомство мәгълүматларына караганда, тиешле норматив-хокукый актлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә кабул ителгән. Ташлама алучы бинаның хуҗасы булырга тиеш.
Ташлама ялгыз яшәүче, эшләмәүче милекчеләргә яки пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнардан торган яки 70 ((аларга 50 процент ташлама карала) һәм 80 яшькә (алар капиталь ремонт өчен түләүдән тулысынча азат ителә) җиткән I-II төркем инвалидлардан торган гаиләләргә бирелә.
Ташлама алу өчен гаризаны социаль яклау бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә тапшырырга кирәк, кайбер төбәкләрдә бу Дәүләт хезмәте порталы аша эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз