news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионерлар өчен иң югары хезмәт хакы тәкъдимнәре булган өлкәләр аталды

Транспорт, логистика, төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсендә эш бирүчеләр Россиядә пенсионерлар өчен иң югары хезмәт хаклары тәкъдим итә, дип күренә «Работа.ру» сервисы тикшеренүләре нәтиҗәләреннән. Бу хакта РИА Новости яза.

«2026 елның беренче–өченче кварталлары мәгълүматлары буенча, пенсионерлар өчен уртача хезмәт хакы тәкъдимнәре тармаклар буенча сизелерлек аерыла. Иң югары керемнәрне транспортта һәм логистикада тәкъдим итәләр – 101 342 сум. Аларга күчемсез милек белән төзелеш тә якын (89 316 сум)», - диелә хәбәрдә.

Җитештерүдә һәм агросәнәгатьтә пенсионерларга уртача хезмәт хакы – 81 489 сум, махсус әзерлексез һәм тәҗрибәсез эшләүдә – 82 048 сум, офис хезмәтләрендә һәм бизнес-хезмәтләрдә 77 908 сум тәкъдим ителә. Моннан тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә күрсәткеч 76 200 сумга җитә, финанс һәм иминиятләштерүдә – 73 337 сум, матурлык һәм сәламәтлектә – 68 227 сум.

Мәгълүматларга караганда, маркетингта, рекламада һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пенсионерларга – 61 033 сум, сәүдәдә – 55 322 сум, IT һәм телекомда – 56 469 сум, ә мәдәнияттә, мәгарифтә һәм дәүләт хезмәтендә – 49 815 сум тәкъдим итәләр.

2026 елның беренче өч кварталында Россиянең барлык төбәкләре арасында 100 меңгә якын вакансиягә анализ ясалган.

news_right_1
news_right_2
news_bot