news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионерлар кредитларны ешрак ала башлаган

Якындагы ел дәвамында кредит алучылар арасында пенсионерлар саны 20 процентка кадәр артыр, дип көтелә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Пенсионерлар кредитларны ешрак ала башлаган, дип яза «Известия» «Эквифакс» кредит тарихлары бюросы хисапларына сылтама ясап.

2014 елдан башлап кредит алучылар арасында пенсионерларның саны 3,8 процентка артып, 16 процентка җиткән.

Банклар өлкәннәргә займнар бирү алымнарын үзгәртә, дип искәртә экспертлар. Сәбәбе - пенсионерлар түләү дисциплинасы белән аерылып тора, шулай ук аларның үз фатиры яки дачасы бар.

Якындагы ел дәвамында кредит алучылар арасында пенсионерлар саны 20 процентка кадәр артыр дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot