Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсионерлар өчен онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим ителде
Бу пенсионерларның акчасын мошенниклардан саклау өчен эшләнелә.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). «Куркынычсызлык өчен» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов пенсионерлар өчен банк карталарыннан көндәлек онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим итте. Бу турыда RT сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Оешма Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага хат юллаган. Анда Дмитрий Курдесов пенсионерларның еш кына телефон мошенниклары корбаны булуына игътибарны юнәлткән.
Мошенниклар телефоннан сөйләшкәндә өлкән яшьтәге кешеләрдән банк карталары мәгълүматын алуга ирешә һәм аларны башка счетка акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә ул пенсионерларның банк счетыннан онлайн рәвештә 10 мең сум гына күчерү лимитын куярга тәкъдим итте.
Дмитрий Курдесов сүзләренчә, бу дистанцион рәвештә бер вакытта зур суммада акча күчерү мөмкинлеген чикли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз