news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 80 яшьтән узган пенсионерларга пенсиягә фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге 100 яшькә җиткән һәм гасыр чиген узган Татарстан халкына картлык буенча иминият пенсиясе түли. 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта һәм 2026 елда 19 169 сум тәшкил итә. Яңадан исәпләү гариза бирмичә генә автомат рәвештә башкарыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Озын гомерле гражданнар өчен тиешле барлык түләүләрнең үз вакытында билгеләнүе аеруча мөһим. Шуңа күрә 80 яшь тулгач яңадан исәпләү бүлек карамагындагы белешмәләр нигезендә автомат рәвештә башкарыла. Арттырылган пенсия туган көннән соң киләсе айда ук килә башлый, ә алга таба пенсионер өчен гадәти срокларда күчерелә», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Арттырылган түләү картлык буенча иминият пенсиясе алучылар өчен каралган. Беренче төркем инвалидлыкка ия пенсионерларга фиксацияләнгән түләү болай да икеләтә күләмдә билгеләнгән, шуңа күрә 80 яшь тулгач ул кабат арттырылмый. Бу социаль пенсияләр һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылмый.

Фиксацияләнгән түләүне арттырудан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга аларны карау өчен өстәмә түләү билгеләнә. Ул автомат рәвештә билгеләнә һәм пенсия составына кертелә – гариза бирү таләп ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot