Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсионер хатын-кыз мошенникларга 26 миллион сум акчасын биргән
Мәскәүдә яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Аферистлар хатын-кызга өендә тентү уздыру белән янаган һәм 26 миллион сум акчасын бирергә күндергән. Бу хакта РИА Новости Мәскәү прокуратурасына сылтама белән хәбәр итә.
Пенсионерның телефонына шәхси мәгълүматларына куркыныч янау турында хәбәр килгән. Хатта кушылганча, хатын-кызга күрсәтелгән номерга шалтыратырга кирәк булган. Пенсионерның шалтыратуына федераль казначылык белгече исеменнән мошенник җавап биргән.
«Ул миңа яңа счет ачарга һәм барлык булган акчаларны шунда күчерергә кушты. Әгәр алар кушканны эшләмәсәм, ялганны ачыклаучы детектор белән оператив төркем киләчәк һәм өемдә тентү үткәрәчәк, аның барышында минем бөтен акчаларымны тартып алачаклар, дип кисәтте. Шулай ук белгеч моның акчаларны мошенниклар урламасын өчен дә кирәк булуы турында әйтте», – дип сөйләгән пенсионер.
Хатын-кыз бөтен җыйган акчаларын курьерга илтеп биргән, ә соңыннан кураторлар күрсәтмәсе буенча алтын тәңкәләр һәм коелмалар да сатып алган, аларны шулай ук мошенникларга тапшырган.
Мошенниклар корбаны булуың аңлагач, пенсионер хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз