Пенсионер мошенниклар телефонына 50 мең сум акча күчергән
Зыян күрүчегә шалтыраткан мошенник үзен аның улы дип атаган булган
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Яңа Савин районында яшәүче пенсионер ханымның өй телефонына берәү шалтыратып, үзен аның улы дип атый һәм, дулкынланган тавыш белән, һалакәткә очравын әйтеп, “әнисеннән” акча сорый.
71 яшьлек пенсионер, аны-моны карап тормыйча, якын − тирәдәге терминалга барып, шалтыраткан кешенең кесә телефон номерына 50 мең сум күләмендә акча күчерә. “Улы” белән кабат элемтәгә керергә теләгәч, телефон җавап бирми.
Соңыннан, аңа үз улы шалтырата һәм бернинди дә һәлакәткә очрамавын хәбәр итә.
Мошенниклар корбаны булуын аңлаган зыян күрүче “Гагарин” полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң, полиция хезмәткәрләре зыян күрүчегә шалтыраткан номер Самара өлкәсендә яшәүче кешенеке булуын ачыклый, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.