news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә яшәүче пенсионер аферистларга 71 миллион сум акча биргән

Мәскәүдә яшәүче пенсионер, аферистларның домофонны алыштырабыз дигән сүзләренә ышанып, 71 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәскәү прокуратурасына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода белдерүләренчә, 76 яшьлек ир-атны, янәсе, ул яши торган йортның чатына өстәгәннәр һәм домофонны алыштыру турында хәбәр иткәннәр. Алга таба ир-ат әңгәмәдә күрсәтелгән номер буенча ачкыч алыштыруга заявка реквизитларын җибәргән, ләкин тиздән аңа бөтен милкегез сатылачак, дигән хәбәр килгән.

Ир-ат күп функцияле үзәккә барып, күчемсез милек белән бәйле барлык килешүләренә йозак куйган, әмма соңыннан аңа хокук саклау органнарының ялган хезмәткәре шалтыратып, акчаны махсус счетта сакларга күндергән. Моннан тыш, аферистлар пенсионерның почта тартмасына аның җинаять эшендә шикләнелүе турындагы ялган карар һәм элемтәгә керү өчен берничә кәрәзле телефон салган.

Мошенникларның вәгъдәләренә алданып, ир-ат үз счетларыннан акча алган, ике автомобилен саткан, ә аннары көч ведомствосы курьерларына (алар үзләрен шулай дип таныштырган) акча тапшырган. Үзен алдаганнарын аңлап алгач, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot