news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионер ханым Казан банкында миллионнан артык акчасыннан колак каккан

Хатын-кыз акчасын туганын коткарам дип алдашкан аферистка биргән.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Пенсионер ханым миллионнан артык акчасын мошенникка Казан банкы бүлекчәсендә тапшырган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информга» Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әлеге хәл 24 мартта булган. Чистай урамында 5нче йорттагы Саклык банкында Казанда яшәүче 74 яшьлек хатын-кыз таныш булмаган кешегә үзенең җыеп килгән миллионнан артык акчасын биргән. Мәкерле кеше, туганыгыз бәлага тарыды дип, ярдәм итәргә ышандырган.

Пенсионер ханым аның йөзен хәтерләп калган һәм аның сүзләреннән фоторобот төзеләчәк. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан халкын сак булырга чакыра:

- таныш булмаган кешеләрдән булган шикле шалтыратуларга һәм смс-хәбәрләргә игътибар итмәскә;
- үзләрен хокук саклау органнарыннан дип тәкъдим иткән кешеләргә акча күчермәскә;
- банк карталары мәгълүматларын таныш булмаган кешеләргә әйтмәскә;
- шикле шалтыратулар булганда, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Әгәр дә сез зыян күргәнсез икән, шунда ук полициягә «02» яки «112» телефоннарына хәбәр итегез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100