news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионер «Электр челтәрләре хезмәте»ннән шалтыраткан мошенникларга 1,7 млн сумын биргән

Татарстанда яшәүче пенсионер «Электр челтәрләре хезмәте»ннән шалтыраткан мошенникларга ышанып, 1,7 млн сум акчасын югалткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада яшәүче ир-атка «Электр челтәрләре хезмәте», «Дәүләт хезмәтләре», «Росфинмониторинг» һәм Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре исеменнән билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар башта пенсионердан СМС аша килгән кодны әйттергән, ә аннары аферистлар аны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы профилен ватып керү һәм аның исеменә кредитлар алу белән куркыткан.

Моңа юл куймас өчен, пенсионер мошенникларга җыйган бөтен акчасын биргән, шулай ук машинасын саткан ңәм кергән акчаны мошенникларга күчергән.

Факт нигезендә җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot