news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсионер Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә ярты миллион сум акча күчергән

Алабугада яшәүче пенсионер Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 500 мең сум акча күчергән. Бу хакта шәһәр хакимиятенең Телеграм-каналына сылтама белән «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Алабугада яшәүче пенсионер Марсель Сәрвәров Чаллыга килеп, «Җәмигъ» мәчете төзелешен караган. Ул күргәннәреннән канәгать калган. «Финанс ярдәм күрсәтәсем килә», – дип мәчет төзелешенә ярдәм фондының реквизитларын алып киткән ул. Шул ук көнне кич белән фондка 500 мең сум акча күчергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot