Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия көнен бәйрәм итү сәбәпле, июньдә пенсияне вакытыннан алда күчерәчәкләр
Россия көнен бәйрәм итү һәм ял көннәре сәбәпле, июньдә пенсия түләүләренең бер өлешен гадәттәгедән иртәрәк күчерәчәкләр. Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 2026 елда Россия көне җомга, 12 июньгә туры килә, шуңа күрә россиялеләрне озын ял көннәре (12 июньнән 14 июньгә кадәр) көтә. Шуңа бәйле рәвештә, пенсияләр һәм социаль түләүләрне китерү даталары иртәрәк вакытка күчереләчәк.
Депутат аңлатканча, закон буенча, әгәр түләү көне ял яки бәйрәм көненә туры килә икән, акчаны алдан – бәйрәм алдындагы соңгы эш көнендә күчерәләр.
Алексей Говырин билгеләп үткәнчә, түләүләрне күчерү өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми – алар автомат рәвештә башкарылачак.
Пенсия, гадәттә, 6 яки 7 июньдә килә торган гражданнар акчаны 5 июньдә алачак. Түләүләре 12, 13 һәм 14 июньгә туры килгән кешеләр өчен акчаны 11 июньдә күчерәчәкләр.
Шундый ук тәртип июньнең башка ял көннәрендә дә гамәлдә була. 20 һәм 21 июньгә планлаштырылган түләүләр - 19 июньгә, ә 27 һәм 28 июнь өчен түләүләр 26 июньгә күчерелә. Говырин билгеләп үткәнчә, бу бары тик датага гына кагыла: суммалар элеккечә калачак.
Шул ук вакытта, балалар пособиеләре графигы үзгәрми. 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие, эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр һәм армия хезмәтенә чакырылган хәрбинең баласына пособие 3 июньдә күчереләчәк.
Ана капиталы акчаларыннан түләүләр 5 июньдә килә, ә эшләүче ата-аналар яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособиене 8 июньдә алачак. Бу даталарның барысы да эш көннәренә туры килә һәм бәйрәм чоры белән кисешми.
Түләү даталары бәйрәмнәр һәм ял көннәренә туры килмәгән гражданнар өчен график элеккечә калачак, дип өстәде депутат. Банк карталарына пенсияләр, элеккеге кебек үк, Социаль фондның төбәк бүлеге расписаниесенә карап, айның 3нче көненнән 25нче көненә кадәр киләчәк. Россия Почтасы пенсияләрне 1 июньнән 25 июньгә кадәр таратачак, ә конкрет датаны якындагы почта бүлегендә ачыкларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз