news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ПЕН-ҮЗӘК БОРЧЫЛУЫН БЕЛДЕРӘ//3 март, №9

ПЕН-ҮЗӘК БОРЧЫЛУЫН БЕЛДЕРӘ//3 март, №9

Татарстан Милли китапханәсендә Татар ПЕН-үзәгенең киңәйтелгән утырышы булды. Халыкара Туган тел көне уңаеннан оештырылган әлеге очрашуда танылган язучылар, галимнәр, хокук белгечләре, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, журналистлар катнашты.

Киңәшмәне кереш сүз белән ПЕН-үзәкнең президенты, Татарстан халык депутаты Туфан Миңнуллин ачты. Ул үз чыгышында төп игътибарны ана телебезнең республикада чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүе өчен кичекмәстән башкарылырга тиешле мөһим бурычларга, шулай ук латин имлясына күчү мәсьәләсенең бүгенге торышына юнәлтте, бу җәһәттән һәр халыкның үз телен файдалану, шул исәптән үзенең язу графикасын билгеләү буенча халыкара оешмалар раслаган үз хокукы булуын искәртеп үтте.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының чит төбәкләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев “латин проблемасы” уңаеннан ЮНЕСКО Генераль директорына, тиешле документлар белән бергә, мөрәҗәгать җибәрелүе турында әйтте, утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләргә республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең мөнәсәбәтен бәян итте. Хокук эксперты, юридик фәннәр кандидаты Борис Пантелеев (Мәскәү) исә үзенең махсус әзерләнгән чыгышында РФ Конституция судының татар язуында латин графикасын куллануны тыю турындагы карарына (16 ноябрь, 2004 ел) җентекле рәвештә анализ ясады, кеше хокукларының Европа судына мөрәҗәгать итү процедуралары хакында сөйләде, утырышта катнашучыларның күптөрле сорауларына җавап бирде, хокук тематикасына багышланган китаплар белән таныштырды.

Аннары утырышта туган телне Россия күләмендә һәм милләттәшләребез яшәгән чит илләрдә саклау һәм яклау мәсьәләсе каралды. Бу уңайдан язучылар Разил Вәлиев, Әхәт Мушинский, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б.лар үзләренең тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты.

Татар ПЕН-үзәге әгъзалары “Татарстан” дәүләт телевидениесе һәм радиотапшырулар компаниясе, бигрәк тә Татарстан радиосының киләчәк язмышы уңаеннан тирән борчылуларын белдерделәр.

Шулай ук башкалабызның Киров урамындагы 1нче китапханәнең бинасыз калу куркынычын искәртеп, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать белән чыгу турында карар кабул иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot