Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тайваньга Пелоси килү сәбәпле, Кытай армиясен хәрби әзерлеккә күчерделәр
Кытай Халык Республикасының Саклану министрлыгы Кытай халык-азат итү армиясенең хәрби әзерлектә булуын белдерде. Армия контчаралар сыйфатында берьюлы берничә максатчан хәрби чара уздырачак, диелә ведомство белдерүендә. АКШ Конгрессы вәкилләре палатасы спикеры Нэнси Пелосиның Тайванга визитына Кытай хакимияте шушы рәвешле җавап бирде.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары бүген кич Кытай армиясенең хәрби командованиесенең көнчыгыш зонасы Тайвань янында хәрби операцияләр сериясен башлаячагын хәбәр иткән иде – хәрби ведомствода бу мәгълүматны расладылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Кытай Халык Республикасы Саклану министрлыгы хәбәрендә белдерелгәнчә, армия «дәүләт суверенитетын һәм территориаль бөтенлекне катгый яклаячак» һәм «Тайвань бәйсезлеге» оештыру омтылышларына каршы торачак.
Исегезгә төшерәбез, моңарчы Пелоси Азия илләренә – Сингапур, Малайзия, Көньяк Корея һәм Япониягә рәсми визит белән китте. Аның Тайваньга бару ихтималы турында рәсми рәвештә күрсәтелмәгән, бу хакта постфактум (эш үткәннән соң) билгеле булды. Соңрак ул үзенең визиты Америка Кушма Штатларының Кытай буенча сәясәтенә каршы килмәвен белдерде. Аның сүзләренчә, Америка хакимияте Тайваньның кво-статусын берьяклы үзгәртү омтылышларына каршы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз