news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пекинда Камилә Вәлиеваның рәсми тренировкалары уңышлы узды

Ул шул программа белән иртәгә, 6 февраль көнне, иртән фигуралы шуу буенча команда турнирында чыгыш ясый.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлиуллов). Россия фигуралы шуу осталары Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова Пекинда чираттагы рәсми тренировка үткәрде. Камилә Вәлиева уңышлы чыгыш ясады.

Вәлиева беренче тренировкадагы кебек үк кыска программа буенча барлык элементларны да чиста башкарды. Ул шул программа белән иртәгә, 6 февраль көнне, иртән фигуралы шуу буенча команда турнирында чыгыш ясый.

Россиянең икенче спортчысы Александра Трусова тренировкада хата җибәрде. Шулай ук Анна Щербакова да тренировканы җитешсезлек белән тәмамлады.

Искәртеп үтәбез, 4 февральдән 20 февральгә кадәр Пекинда кышкы Олимпия уеннары уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100