news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пекинда 400дән артык кеше “Үлемсез полк” йөрешенә чыккан

Акцияне оештыручылар әйтүенчә, йөрештә кытайлылар узган елгыга караганда күбрәк булган.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Пекинда “Чаоян” паркында “Үлемсез полк” йөрешендә 400дән артык кеше катнашкан. Бу хакта Кытай башкаласында акцияне оештыручы координатор Елена Тимофеевага сылтама белән ТАСС җиткерә.

Акцияне оештыручы координатор Тимофеева әйтүенчә, йөрештә кытайлылар узган елгыга караганда күбрәк катнашкан.

“Үлемсез полк” йөрешендә катнашучылар совет очучысын гәүдәләндергән “Совет лачыны” һәйкәленә чәчәкләр салган. Бер минутлык тынлыктан соң, салют җибәрелгән.

Бәйрәм Россия һәм Кытай коллективлары катнашында дәвам иткән. “Җиңү көне” фотокүргәзмәсе ачылган, фотоателье, кыр кухнясы эшләгән, һавага шарлар очырганнар. Пекиндагы Россия студентлары ассоциациясе "Хәтер кичәсе" әзерләгән.

  • “Үлемсез полк” акциясе Пекинда 2016 елдан уздырылып килә. Ул елны йөрештә 50 кеше катнашкан булган.
  • Татарстан башкаласы Казанда 2018 елда  "Үлемсез полк" йөрешендә катнашучылар саны буенча рекорд куелган. Узган ел акциядә 120 мең кеше катнашкан булса, быел 165 меңнән артык кеше тантаналы йөрешкә чыккан. Татарстан буенча быел якынча 363 мең кеше "Үлемсез полк" катнашучысы булган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100