Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Педофиллар гомерлеккә иректән мәхрүм ителә башларга мөмкин
Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшьләренә бәйсез рәвештә, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү янаячак. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады. Текст Думаның электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС яза.
РФ Җинаять кодексының 57 маддәсенең гамәлдәге редакциясе нигезендә, 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә. Моңа төзәтмәдә 18 яшькә кадәрге барлык зыян күргән затларны да кертеп карарга тәкъдим ителә.
Төзәтмә педофил-рецидивистларны гомерлеккә төрмәгә утырту турында закон проектына тәкъдим ителде. Аның авторы — комитет рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина («Бердәм Россия» фракциясе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз