news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Педагоглар һәм укучылар “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгесендә катнаша ала

Педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар өчен “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләре каралган.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан педагоглары, укучылары һәм студентлары “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика бәйгесендә “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләрендә катнаша ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мәгарифтә инновацияләр” номинациясендә мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, профессиональ оешма, югары уку йортлары укытучылары, шулай ук өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре вәкилләре, мәгариф өлкәсендә инновацион проектларны гамәлгә ашыра торган эшмәкәрләр катнаша ала.

“Перспектива” номинациясендә 11 яшьтән алып 19 яшькәчә гомуми белем бирү оешмаларында укучылар, һөнәри һәм югары белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары катнаша ала.

Министрлык материалларны 15 октябрьгә кадәр кабул итә. Бәйге турында тулырак мәгълүматны ведомство сайтында белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100