news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Педагоглар һәм хәрби операциядә катнашучыларга ташламалы автокредит бирү яңадан башлана

Россиядә автомобиль алу өчен ташламалы кредит программасын яңадан бирә башлыйлар. Аны медицина белгечләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар (мобилизацияләнүчеләр, үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләр, контрактчылар) файдалана ала, дип хәбәр итә Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Ведомствода искәртүләренчә, халыкның бу төркемнәре «ярдәмгә иң мохтаҗ».

Мондый кредитлар буенча беренчел взнос автомобиль бәясенең 20 процентын тәшкил итә, ә Ерак Көнчыгыш федераль округы халкы өчен – 25 процент. Аларны кулланып, безнең илдә җитештерелгән һәм бәясе 2 миллион сумнан артмаган автомобиль сатып алырга мөмкин. Ташлама машина бәясенең 25 процентын тәшкил итә, әмма 625 мең сумнан артмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100