news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Педагогия университетына ректор итеп милләттәшебез сайланды

Педагогия университетына ректор итеп милләттәшебез сайланды

(Уфа, 19 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт педагогия университетына яңа ректор сайланды. Хәзер бу җаваплы вазыйфаны моңарчы берничә ел шушында ук проректор булып эшләгән 52 яшьлек Раил Мирвәй улы Әсәдуллин башкарачак.

Раил Әсәдуллин Башкортстанның Чишмә районы Чишмә авылында туып үскән татар егете. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Башкортстан дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны «Биология белән химия» белгечлеге буенча уңышлы тәмамлап чыга. Аннан соң Р. Әсәдуллинның тормышы һәм хезмәт юлы шушы югары уку йорты белән бәйле булды. Яшь белгеч башта кандидатлык, аннан - докторлык диссертацияләре яклый. Ул – 60 тан артык гыйльми хезмәт һәм 9 монография авторы. Раил әфәнде «Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре» һәм «Югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәр» исемнәренә лаек булган киң билгеле профессор.

Соңгы елларда ректорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын оста башкарган милләттәшебезнең бар коллектив тарафыннан ректор итеп сайлануы - табигый хәл. Укыту эшендәге югары күрсәткечләрен исәпкә алып, дүрт ел элек институтның дәрәҗәсе университет итеп үзгәртелде. Монда Р. Әсәдуллинның да өлеше зур.

Моңарчы әлеге югары уку йортына егерме елдан артык Эдуард Хәмитов, милләте буенча шулай ук татар кешесе җитәкчелек иткән иде. Яңарак ул Россия Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фиркәсеннән бушаган урынга депутат мандаты алды. Эдуард Хәмитов Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе вазифаларын да башкарган иде. Хәзер инде ул бу урынны да калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot