Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Педагогика көллиятләрендә белем алучыларга эшкә урнашу мөмкинлекләре киңәйтеләчәк
Педагогика көллиятләренең югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак. Дәүләт Думасының 13 июльдә узган пленар утырышында шул хактагы закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, инициативада күрсәтелгәнчә, югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетлар һәм фәнни оешмаларда укыту-ярдәмче персонал һәм фәнни хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре вазифасын башкара алачак.
Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова сүзләренчә, әлеге инициатива студентларны урта, һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча эшкә урнаштыру мөмкинлегенә кагыла.
«Без әле укуын дәвам итүче, шул ук вакытта эшләргә дә теләгән студентлар өчен мөмкинлекләрне киңәйтәбез», - диде ул.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. «Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе дә, хезмәт кенәгәсе дә булачак», - диде ул. Инициативаны бүген, 14 июльдә, өченче укылышта карарга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз