news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Педагогик югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Югары уку йортларының рәсми сайтларында укырга керүчеләр өчен шәхси кабинет ясаганнар.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Россиядә педагогик вузлар абитуриентлардан документлар кабул итә башлады. 2020 елда ул дистанцион формада уза. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары уку йортларының рәсми сайтларында укырга керүчеләр өчен шәхси кабинетлар булдырылган, анда почта һәм телефоныңны расларга, үз паспорт мәгълүматларыңны күрсәтергә, тиешле документларның скан вариантларын беркетергә һәм гариза биргән программаны сайларга кирәк.

Документлар исемлегенә гариза, аттестат, олимпиада дипломнары, абитуриентның портфолиосы керә. Әлеге документларны кабул итү комиссиясе чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен алганнан соң гына караячак.

Югары уку йортлары укырга керүчеләргә консультация бирү мөмкинлеген киңәйтте — «ярдәмче чат»тан файдаланырга, мессенджерлар аша сораулар бирергә, яисә кабул итү комиссиясенә шалтыратырга мөмкин.

Россиядә Мәгариф министрлыгына караган 33 педагогик вуз исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100