news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Педагогик университетны федераль университетка кушып ялгыштык - Д.Исхаков "ТНВ" каналында

Педагогик университетның үз мохите бар иде. Анда укучыларның 60 проценты татарлар иде. Хәзер исә бу миллилек югалды, дип саный галим.

 (Казан, 30 апрель, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова) “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог Дамир Исхаков Казан федераль университетының татар теле, әдәбияты һәм тарих укытуны Татарстан фәннәр академиясенә тапшыру тәкъдименә карата фикер әйтте: “Миңа калса, бу тәкъдимне әлеге тармакны аңламаган кешеләр генә кертә аладыр. Без бит академик учреждение, без укыту процессы белән шөгыльләнә алмыйбыз. Бигрәк тә шунысы кызганыч, федераль университет бу сегменттан котылырга гына уйлаган, аны кирәксенмәгән”, - диде ул.

“Бу – бик сәер күренеш, чөнки башта алар педагогик университетны “йоттылар”. Ә хәзер исә аның бер өлешен кысып чыгарырга уйлыйлар. Миңа калса, без, педагогик университетны федераль университетка кушып, ялгышлык эшләдек, - дип саный галим. - Күршеләр бит берсе дә кушмый. Башкортстан, Мари, Мордовия, Чуваш республикаларында барысы да элеккечә. Без исә, аларны кушып, үзебезчә зур бер яхшы уку йорты ясарга теләдек. Тик бу дөрес түгел, чөнки педагогик университетның үз мохите бар иде. Анда укучыларның 60 проценты татарлар иде. Хәзер исә бу миллилек югалды", - дип белдерде профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100