Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан педагоглары Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары арасына керде
Казанның 11нче күп профильле лицее укытучысы Резидә Курамшина һәм Татарстан башкаласының 358нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары арасына керде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«10 сентябрь кичендә икенче тур, шулай ук «Мастер-класс» һәм «Мәгърифәтчелек практикумы» конкурс сынаулары йомгаклары буенча Россиянең 5 иң яхшы туган тел укытучысы билгеле булды», – диелә хәбәрдә.
Курашина шулай ук «Иҗтимагый танылу» махсус номинациясендә дә җиңде. Аның видеопрезентациясе тавыш бирү тәмамланган вакытка 24 меңнән артык карау һәм 13 меңнән артык тавыш җыйган.
Бүген финалистлар Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова катнашында өченче турда - «Үсеш векторы» конкурс сынавында көрәшне дәвам итәчәк.
Аның нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнәчәк.
Конкурс Липецкида – узган елгы җиңүче, Липецкиның 51нче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Ситникованың туган ягында уза. Анда Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог (85 укытучы һәм 46 балалар бакчасы тәрбиячесе) катнаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз