Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Педагог: Яңа тарих дәреслекләре патриотизмны үстерүгә юнәлтелгән
Яңа тарих дәреслекләре укучыларда патриотик караш формалаштырырга һәм үткәннәрне европоцентризм идеологиясе нигезендә аңлатудан баш тартырга тиеш. Бу хакта тарих фәннәре докторы, М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университетының үзебезнең ил һәм чит илләр тарихы һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире Тимофей Надькин белдерде. Аның сүзләрен «Радио 1» китерә.
Надькин билгеләп үткәнчә, дәреслекләрнең яңартылган линейкасы барлыкка килүне җәмәгать ихтыяҗына җавап буларак бәяләргә мөмкин. Бүгенге көндә мәктәп булачак укытучыларда һөнәри сыйфатлар гына түгел, гражданлык сыйфатларын да формалаштыруны таләп итә. Ул ассызыклаганча, һәр педагог үз иленең патриоты булырга тиеш, ә бердәм дәреслек аңа эшендә бик нык ярдәм итәчәк.
Яңа басмаларның авторлары гомуми тарихка багышланган бүлекләргә дә, Россия тарихына багышланган бүлекләргә дә сизелерлек өлеш кертте, дип өстәде Надькин. Аның сүзләренчә, илнең үткәнен бары тик Европа яки англосакслар шаблоннары аша өйрәнү традициясеннән баш тарту аеруча әһәмияткә ия.
2023 елның 1 сентябреннән дәреслекләр 10-11нче сыйныф укучыларын укыту өчен кулланыла башлады. 2025 елның 1 сентябреннән исә дәреслекләр 5-9нчы сыйныфларда да кулланыла башлаячак.
Патриотик тәрбия бирү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз