Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган педагог Минзифа Хәсәнова вафат булган
Питрәч районының Ф.Ә.Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Минзифа Хәсәнова вафат булган. Бу хакта «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталында хәбәр ителә.
Ул ярты гасырга якын гомерен мәгарифкә багышлый. Яшь буынга татар теле һәм әдәбиятын укыта. Минзифа Хәсәнова җитәкләгән чорда Шәле мәктәбе үзенең күпьеллык традицияләрен саклап, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә үзенең абруен ныгыта.
Минзифа Хәсәнова татар теле һәм әдәбиятын укытуга аерым игътибар бирә, яшь буынга милли телне, әдәбиятны һәм мәдәни мирасны ярату хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Аның укучылары арасында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы, җәмгыятьтә үз урынын тапкан күп кенә шәхесләр бар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та аның укучысы була.
Педагогның эшчәнлеге мәктәп белән генә чикләнмәгән. Ул туган авылының тарихын, мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерү юнәлешендә дә актив эш алып барган. Шәле мәктәбендә авыл тарихына багышланган музей булдырылуда аның хезмәте зур була.
Минзифа Хәсәнованың кызы, «Ватаным Татарстан» журналисты Алсу Хәсәнова моннан берничә ел элек начар авыруны җиңә алмыйча бакыйлыкка күчкән иде.
Хезмәттәшләре, укучылары аны тәҗрибәле педагог, таләпчән җитәкче, милли мәгарифкә тугры хезмәт иткән остаз буларак искә алачак. Минзифа Хәсәнованы бүген, 11 августта, Шәле авылы зиратына җирләячәкләр, дип хәбәр итте туганнары.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз