Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан педагогы Динара Савельева Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелде
Казанның Идел буе районында урнашкан 130нчы балалар бакчасының югары категорияле педагог-психологы, күп балалы ана Динара Савельеваның исеме Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелде. Әниләр көне алдыннан ул «Татар-информ» агентлыгына эше һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.
Динара Рөстәм кызы – югары категорияле педагог-психолог, остаз, махсус белем бирү магистры, нейропсихолог, квалификация күтәрү һәм яңадан әзерлек курсларында психологик дисциплиналар укытучысы. Бу вазифада ул 16 ел эшли, балалар бакчаларында хезмәт куя һәм параллель рәвештә укытучылык эшчәнлеге алып бара. «Педагог-психолог 2021» һөнәри осталык конкурслары җиңүчесе, Казан һәм Татарстанның ел психологы, «Белем бирүдәпсихологик хезмәт» төбәкара конкурсы җиңүчесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына ия.
Савельева сүзләренчә, психология факультетына ул очраклы рәвештә генә, керү баллары буенча эләккән, әмма хәзер моның һөнәри кыйбласы (балаларга ярдәм итү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, балачак кыйммәтен саклап калу) булуын аңлый. 33 яшендә ул нейропсихологияне өйрәнү өчен магистратурага укырга кергән.
Динара Савельева – күп балалы әни. Олы улы Әскәр Казан лицеенда IX сыйныфта укый һәм стендка ату белән мавыга, кызы Милана IV сыйныфта белем ала, олимпиадаларда катнаша һәм хореография белән шөгыльләнә, кече улы Гадел әнисе эшли торган балалар бакчасына йөри. Тормыш иптәше Юрий юридик агентлыкта машина йөртүче булып эшли.
Педагог-психолог сүзләренчә, балалар – аның тормышындагы төп укытучылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз