news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Печән базары» яшьләрне милли үзенчәлекләргә тарту мөмкинлеген бирә – Данил Мостафин

Казанның Черек күл паркында «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивале бара.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестиваленең шәһәр форматында булуы, шәһәр үзенчәлекләрен искә алып эшләнүе игътибарга лаек. Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин бүген Казанның Черек күл паркында барган фестивальнең шушы ягына игътибарны юнәлтте.

“Бу фестиваль масштаблы якын килү белән үзенчәлекле. Биредә балалар өчен дә, урта яшьтәгеләр өчен дә, өлкән буын вәкилләре өчен дә төрле кызыклы чаралар булдырылган. Яшьләргә акцент булуы да яхшы, - диде Данил Мостафин “Татар-информ” хәбәрчесенә фестиваль мәйданнарын карап чыккач. - Дизайнерларның көнкүрештә куллану әйберләренә игътибар иткәннәр. Биредә барысы да кызыксындырылык итеп эшләнгән - биюгә дә өйрәтәләр, рәсем сәнгатенә дә игътибар бирелгән. Фикер алышу өчен дә мәйданчыклар бар. Бу бик уңышлы фестиваль”.

Данил Мостафин фестивальне Бөтендөнья яшьләр форумы эшенең уңышлы бер юнәлеше буларак билгеләп үтте. “Татар яшьләрен милли проблемаларга, милли үзенчәлекләргә тарту катлаулырак әйбер. Бу формат шуңа мөмкинлек бирә”, - диде ул һәм “Печән базары” фестиваленең киләчәгенә өмет белдерде. Ул фестивальнең финанс ягына килгәндә, грантлар форматында эшләнүен билгеләп үтте.

Искәртеп үтәбез, Казанның Черек күл паркында «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивале бара. Биредә көн дәвамында шагыйрьләр, музыкантлар, галимнәр, биючеләр, кинорежиссерларны төрле форматлардагы чыгышлары көтелә. Программада - дизайн-маркет, фуд-корт, балалар мәйданчыгы, уку паркы, лекторийлар һәм остаханәләр, экскурсияләр, шигъри будка, шигъри слэм, «Гыйлем» мәйданчыгы, «Бию for you» татар биюе остаханәсе, кыска метрлы фильмнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100