news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Печән базары” фестивалендә Кисекбаш фигурасы урнаштырылачак

Фигураны Мәскәүдә яшәүче рәссам Радик Мусин ясаячак.

“Печән базары” фестивалендә Кисекбаш фигурасы урнаштырылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). “Печән базары” фестивале вакытында Кабан күле буенда Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” әсәре герое – Кисекбаш фигурасы урнаштырылачак. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде.

“Ике метрлы Кисекбаш фонында теләгән һәркем фотога төшә алачак. Мәскәүдән Радик Мусин дигән рәссам килеп, аны ясаячак. Фестивальнең бер кызык почмагы булыр дип уйлыйм. Радик – алдынгы фикерле рәссамнарның берсе, Мәскәүдә яшәп, иҗат итә. Мөмкинлеге булганда һәрвакыт Казанга килергә омтыла”, - диде Гүзәлия Гыйниятуллина.

  • Быел "Печән базары" фестивале 17-18 августта Кабан күле буенда җиденче тапкыр үтәчәк. Фестивальдә 500ләп кеше катнашачак һәм сигез меңнән артык кеше килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100