news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Печән базары” фестивалендә беренче тапкыр Татарстан фермерлары катнашачак

Алар сатуга җиләк җимеш һәм яшелчә тәкъдим итәчәк.

“Печән базары” фестивалендә беренче тапкыр Татарстан фермерлары катнашачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). 17-18 августта узачак “Печән базары” фестивалендә быел беренче тапкыр Татарстан фермерлары да катнашак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Без беренче тапкыр Казанда ферма-маркет ясыйбыз, мондый маркетны әле берсенең дә ясаганы юк иде. Татарстан районнарыннан фермерлар киләчәк һәм яшелчәләр, җиләк-җимешләр сатачак. Шуңа күрә аерым ферма-маркет зонасы булачак”, - диде ул.

Гүзәлия Гыйниятуллина ашау мәйданчыкларында кызыклы әйберләр булачагын да әйтеп узды. “Мәсәлән, фудкортта туңдырма чәкчәк компоненты белән тәкъдим ителәчәк. Үзенең кружкасы белән килгән кеше берничә маркетта 20 процент ташлама ала алачак, без моны экология темасына юнәлтеп эшләдек”, - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100