Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Печән базары» фестиваленә милли киемнән килгән кунакларга чәй һәм алмалар өләшәләр
Фестивальдә XX гасыр башы тормышы гәүдәләндерелә.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Кабан күле яр буенда «Печән базары» фестивале башланды. Фестивальга милли киемнән килгән кунакларга үзләре дә милли киемнән булган егетләр һәм кызлар алма белән чәй өләшәләр.
Иске татар бистәсендә узган «Печән базары» фестивалендә бүген XX гасыр башы гәүдәләндерелә. Фестиваль кысаларында «Милли кием көне» уза. Милли киемнән килгән кунакларга алма һәм чәй өләшәләр.
Маркетларда милли киемнәр, бизәнү әйберләре, чәйләр, татар ризыклары һ.б. тәкъдим ителгән. Кунаклар өчен шулай ук лекторий, фотозона, ашау урыны һәм экскурсияләр эшли, ә балалар өчен аерым уеннар үткәрелә.
Милли киемнән киенеп килгән Нурия Яруллинага бәйрәм рухы охшаган. «Миңа бик ошый. Үземне узган гасырга кайткан кебек хис итәм. Мин шул гасырда туарга тиеш булганмындыр. Ул рух миңа якын. Милли киемнән килүем өчен алма да бирделәр. Киләсе елда тагын да җанландырылган булсын иде», — дип сөйләде ханым.
Казан кызы Айсылу Галимҗанова «Печән базары»на беренче тапкыр килгән. «Миллилек шул рәвешле гадәти тормышка тагын да тирәнрәк үтеп керер иде. Минемчә, милли образ бик стильле, бу концепция киләсе елларда да саклансын иде», — дип сөйләде ул.
Кунаклар арасында дин әһелләре дә бар иде. Рамил хәзрәт Юнысов чараның Гашура көненә туры килүен әйтте. «Бу сәүдә үзәге100 ел элек булган вакыйгаларны тасвирлый. Халык бик шат, чөнки карантиннан соң беренче тапкыр шундый зур сәүдәгә чыккан. Фестиваль Гашура бәйрәменә туры килде, ризыкларны авыз итеп булмый, чөнки мөселманнар ураза тота. Ураза булса да, ул безнең өчен зур бәйрәм», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз