Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Печән базары" фестивале быел да Иске Татар бистәсендә үтәчәк
Печән базары – XVIII-ХХ гасыр башларында Казанның Иске Татар бистәсендәге сәүдә урыны. Фестиваль буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңартты.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган “Печән базары” фестивале 13 августта булачак. Бу хакта Форумның лидеры Тәбрис Яруллин кичә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында үткәрелгән Җәйге шигъри слэм вакытында хәбәр итте.
“Печән базары” проекты быел да Иске Татар бистәсендә – Кабан күле яр буенда буенча үтәр дип планлаштырыла.
Мәгълүмат өчен: Печән базары - XVIII–ХХ гасыр башларында Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан сәүдә урыны булуы белән бергә иҗтимагый һәм мәдәни үзәк тә. Печән базары ул — шәрыкъ базары тибындагы урын булып торган. Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасында ачык чагылыш таба. Базар үзәге булып Печән базары мәчете торган. Бүген бу мәчет Нурулла мәчете дип атала.
“Печән базары” проектын Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңартты. Проект кысаларында ярминкә, балалар мәйданчыгы, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, поэтик перформанс уза. Җәйге шигъри слэмның финалы да биредә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз