news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Печән базары»нда гаилә тарихына багышланган китап язу серләре турында сөйләделәр

«Печән базары»нда гаилә тарихына багышланган китап язу серләре турында сөйләделәр
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Казанның Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале уза. 2024 елда билгеләп үтелүче Гаилә елы уңаеннан фестивальдә гаилә темасына багышланган лекцияләр, экскурсияләр үткәрелә. Гаилә, нәсел тарихына багышланган китаплар язу буенча лекция белән тарих фәннәре кандидаты, педагог Рәшит Амишов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, гаилә тарихына багышланган китаплар булдыру бүген актулаь мәсьәлә.

«Гаилә тарихына багышланган китаплар язу бүген бик актуаль. Мин үзем әлеге юнәлештә эш алып барам, төрле кешеләр мөрәҗәгать итә. Үзләреннән соң истәлек калсын, балаларга тәрбия булсын дип нәсел китапларын булдырырга телиләр. Бер яктан, вакытны бик күп ала торган эш, эшнең ләкин нәтиҗәсе сезне һәм якыннарыгызны шатландырачак», – диде ул.

Рәшит Амишов билгеләп үтүенчә, бүген теләгән барлык кешеләр дә үзләре гаилә китапларын яза алалар.

«Һәр теләгән кеше үзенең гаилә тарихы китабын яза ала. Моның өчен бары тик теләк һәм бераз тырышлык кирәк булачак. Минем бүгенге лекциямә таянып үзләренең китапларын булдыручылар күбәер дип ышанам», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100