news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Печән базары»нда беренче тапкыр мода күрсәтелде

«Печән базары»нда беренче тапкыр мода күрсәтелде
Энҗе Габдуллина

«Печән базары» фестиваленең 10 еллыгы уңаеннан быел беренче тапкыр мода күрсәтелде. Барлык образлар фестивальдә катнашучы дизайнерлар тәкъдим иткән модельләрдән җыелган.

Маркетта тәкъдим ителгән брендлар белән берлектә көн саен заманча образларга милли колоритны ничек кертергә мөмкин икәнлеге күрсәтелде.

«Быел брендларны маркет кысаларыннан чыгарырга һәм мәдәни кодны ничек халык арасына кертергә мөмкин икәнлеген күрсәтергә карар иттек: ничек итеп стиль белән киенергә һәм шул ук вакытта үзеңнең көндәлек образларга милли колоритны кертергә була. Шулай итеп, фестивальнең 10 еллык тарихында төрле продукция җитештерүче дизайнерларның артуын күрсәтергә телибез», – дип хәбәр итә оештыручылар.

2012 елда ярминкәдә 12 дизайнер катнашса, 2023 елда Татарстан, Башкортстан, Төмән, Мәскәү, Самара, Сочи, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге татар дизайнерларыннан 700гә якын гариза килгән. 70тән артык дизайнер быелгы «Печән базары»нда үз продукциясен тәкъдим итте. Фестиваль вакытында маркетта кием һәм аяк киеменнән алып аксессуарларга кадәр татар стилендә өлкәннәр һәм балаларга да тулы образ тупларга мөмкин иде.

Быел «Печән базары» «Барби» фильмы стилендә үтте. Стильгә туры китереп киенгән фестиваль кунакларын да берничә номинациядә бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100