news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Печән базары» фестиваленең программасы билгеле

«Ун ел эчендә татар дөньясы үзгәреш кичерде, фестиваль Омск, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә узды, Омскида «Печән базары» темасына диссертация якладылар», - диде оештыручыларның берсе.

«Печән базары» фестиваленең программасы билгеле
Рамил Гали

30 июльдә Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән Базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел ул ун еллыгын билгеләп үтә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына, цифрлаштыру елына багышлана.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен остаханә, лекторий, театраль куелыш, фотога төшү мәйданчыгы, татар чәен эчү тантанасы, аудиогид, кино, заманча музыка концерты һ.б. көтелә.

Фестивальне оештыручылар әйтүенчә, ун ел эчендә татар дөньясы үзгәреш кичергән. Фестиваль Омск, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә уздырылган. Омскида «Печән базары» темасына диссертация дә яклаганнар.

«Милли кием модага керде, аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кия башлады. Оештыручыларның төп максаты – татар киемен популярлаштыру. Татар рухында иҗат итүче дизайнерларның саны артты (12дән 400гә). 2016 елда «Нурулла» мәчетенә рәсми төстә «Печән базары мәчете» атамасы кайтарылды», - диде фестивальне оештыручыларының берсе Гөлназ Бәдретдин.

Быел фестивальдә заманча татар дизайнеры, рәссамы, кулинары, музыкантлары һ.б. эшләрен күрергә мөмкин булачак. «Фестивальдә татар дизайнерларыннан тыш, башкорт халкы да катнашачак, бу да үзенчәлекле традициягә әйләнде», - ди оештыручылар.

Моннан тыш, «Печән базары»нда лекцияләр тыңларга, заманча татар мәчетенә багышланган дискуссиядә катнашырга, Идел буе Болгарында ислам кабул итү турында дүрт гыйбрәтле хикәя тыңларга, шулай ук татар әдәбияты, журналистикасы һәм фәненең вәкилләре исемнәрен ишетергә мөмкин булачак.

Ачык һавада – Ачык университет (Мәрҗәни мәчете янында)

13:30-14:30 «Дискуссия: «Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?». Айвар Саттаров – Татарстанның атказанган архитекторы, Кол Шәриф мәчете архитекторы. Тәбрис Яруллин – ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары. Алмаз Вәлиуллин – «Диалог/Урбан планинг» бюросы җитәкчесе. Альфред Дәүләтшин – Уфа шәһәре «Ихлас» мәчетете имам-хатыйбы.

14.40-15:40 Әңгәмә-лекция «Онытылган/оныттырылган шәхесләр: әдәбият, журналистика, фән». Айдар Шәйхин – Татар китабы йорты директоры, Эльза Нәбиуллина – укытучы, тәрҗемәче, радио алып баручысы.

15:50-16:30 «Тәртип» радиосы белән коллаборация «Ислам & Милләт» – сорау-җавап Эксперт: «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин. Модератор: «Тәртип» радиосы продюсеры – Айваз Садыров.

16:40-17:20 Лекция: «Идел буе һәм ислам: дин кабул итү турында 4 кыйсса». Лектор – Илдар Шәфыйков, тарихчы

17:30-18:30 Мини-лаборатория, коллектив иҗат итү «Ничек җыр язарга?» Лектор-модератор: Зөләйха Камалова – шагыйрә, ОММАЖ төркеме җырлары авторы. Музыкант: Fauzia.

ТЕАТРАЛЬ ПРОМЕНАД. Чәй эчә торган җиргә җыелабыз.

Габдулла Кариев театры артистлары катнашында театраль экскурсия. Театраль променадның режиссеры – Булат Минкин. Текст - Рәдиф Кашапов.

14:00, 16:00, 18:00.

ЯРМИНКӘ ҺӘМ ФУДКОРТ (Шиһабетдин Мәрҗани урамы)

100 татар дизайнеры катнашында узачак дизайн-маркет, заманча татар продукциясе. Street food һәм милләтебезнең затлы ризыклары.

АУДИОГИД

Бушлай аудиоэкскурсия: Иске бистә, Архангел, Постау бистәләре тарихы, кешеләре, биналары. Шушы сылтама аша тыңларга мөмкин. 

ЧӘЙ ЭЧҮ УРЫНЫ ҺӘМ ФОТОЗОНА (Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы)

Хушисле чәй белән үләннәр һәм мәйвә-җимешләр. XVIII-XX гасыр көнкүреш тормышы турындагы фотозона.

БАЛАЛАР ОСТАХАНӘСЕ (Зәйни Солтан урамы тыкырыгы)

12:00-18:00 Имбирле прәннекләр бизәү остаханәсе (4+)

12:00-18:00 Керамикадан милли бизәкле эшләнмәләр әзерләү (4+)

12:00-18:00 Фетрдан эшләнмәләр җитештерү, мехенди (3+)

12:00-18:00 «Ябалак» иртә үсеш үзәге һәм «Бәхет ачкычы» оешмасыннан остаханәләр

12:00-18:00 «Салават купере» һәм «Сабантуй» остаханәләре

12:00-15:00 Балаларга мөселман тематикалы рәсемнәрне аппликацияләр белән бизәү (3+)

12:00-15:00 Келәм чигүе техникасы буенча остаханә (12+)

13:00-15:00 Хуш исле үләннәрдән кечкенә җәймә туку (12+)

15:00-18:00 «qul eşe» татар кәсепчеләре мәктәбеннән күн мозаика (18+), тамбурлы чигү (9+) һәм тукучылык (7+) буенча остаханәләр

15:00-16:00 «Тәртип» радиосыннан балалар өчен остаханә

15:00-17:00 «Шаян ТВ» телеканалы остаханәсе

МУЗЫКАЛЬ СӘХНӘ (Кабан күле палубасы)

15:30-16:00 «Аlpar» этно-төркеме

16:00-17:00 «Риваять» төрки-татар этно-ансамбле

17:00-18:00 Караоке. Тәртип FM белән коллаборация

18:00-18:30 Elina һәм Искәндәр Биктаһиров

18:35-19:05 Лилия & Гөлдәния Хәйруллиналар

19:10-19:40 Gauga & Зәйнәб Фәхретдинова

19:45-20:15 Abadeli & Фердинанд Сәлахов

20:20-20:50 Азат Гыймадиев

КИНО (Мәрҗәни мәчете янында)

19:00-19:30 «Берүзе». Булат Минкинның документаль фильмы. Кытайда унсигез ел ялгыз камерада утырып чыккан Наил Габитов турында. Хәзер Наилгә 80 яшь тирәсе һәм ул үз гаиләсе белән Австралиядә яши.

19:30- 20:00 «Абау»: Татарстанның танылган кешеләре тарихлары.

20:00 - 21:30 «Туңган як: Суоми». Ильяс Гафаров, Рәдиф Кашапов – Финляндия татарлары турында.

ЭКСКУРСИЯ 
"Татар хатын-кызы дөньясы" проекты "Печән базары"нда “Татар ир-атлары дөньясы” дигән экскурсиясен тәкъдим итә. Экскурсиядә татарларның XIX- XX гасырда яшәү рәвеше, шөгыле, күңел ачу урыннары, киенү рәвешен һ.б. белән танышып булачак. Экскурсия авторлары: Динә Хәбибуллина һәм Энҗе Дусаева. 
14:00-15:30 
Экскурсия Мәскәү урамыннан башлана.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100