news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Печән базары» фестивалендә Татарстан Милли музее остаханәләр программасын тәкъдим итә

«Печән базары» фестивалендә Татарстан Милли музее остаханәләр программасын тәкъдим итә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Печән базары» фестивалендә Татарстан Республикасы Милли музееның мәйданчыклары эшли. Бу хакта «Татар-информ»га музейның фәнни хезмәткәре Данис Хисмәтуллин сөйләде.

«Татарстан Милли музее берничә ел рәттән «Печән базары» фестивалендә катнаша. Алдагы елларда Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры китаплар белән мәйданчыкларга чыга иде, төрле остаханәләр үткәрәләр иде. Ике ел рәттән музеебыз әлеге фестивальдә киң форматта чаралар үткәрә. Алар арасыннан «Татар бизәнү эшләнмәләре» остаханәсе, «Бәхет лаләсе» остаханәсе була, көн дәвамында татар милли костюмнары белән фотозона эшли», - диде ул.

Шулай ук, фестивальдә «Иске Татар бистәсе гаиләләре» экскурсиясе үткәрелгән.

«Хәзерге вакытта «Иске Татар бистәсе татарлары» квиз-интеллектуаль уенын оештырабыз. «Шәриф Камал «галәмендә» хатын-кызлар» лекциясен Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин алып бара. Иске татар бистәсе буенча рус телендә дә экскурсия була. Гарәп каллиграфиясе буенча да остаханә көтелә. Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев «Салих Сәйдәшев: бөек композиторны үстергән гаилә» дигән кызыклы лекция сөйләячәк. Гаилә – безнең терәк-таянычыбыз, ул һәр шәхесне тәрбияли», - диде Данис Хисмәтуллин.

Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова 16:30 сәгатьтә «Түгәрәк уен» үткәрә.

«Ул балаларны татарларның тарихи уеннары белән таныштырачак. 16:30 сәгатьтә Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова Казан мәчетләре буйлап кызыклы экскурсия оештыра. Программабызны 18:30 сәгатьтә «Татарча чәй эчү йоласы» белән төгәллибез. Әлеге остаханәне Кадрия Хәлимова үткәрәчәк. Барыгызны да көтеп калабыз», - диде Татарстан Милли музееның фәнни хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100