news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ПАЗ» белгечләре: Мамадыш районындагы автобуста янгын газ баллоныннан килеп чыккан

М7 трассасының 938 чакрымында Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта «ПАЗ» вахта автобусы янган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Павлово автобус заводы белгечләре, Мамадыш районында М7 трассасында вахта автобусы янган видеоны карагач, янгын транспорт чарасына урнаштырылган газ баллоны януы сәбәпле килеп чыкканлыгын әйткән. Бу хакта «Татар-информ»га Павлово автобус заводының матбугат хезмәте хәбәр итте.

22 сентябрьдә М7 трассасының 938 чакрымында Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта «ПАЗ» вахта автобусы янды. Янгынның мәйданы 18 квадрат метрны тәшкил иткән. Фаҗига вакытында автобуста 15 кеше булган, аларның берсенә дә зыян килмәгән.

«ПАЗ» белгечләре ачыклаганча, автобуска гараж шартларында газ баллоны куелган, ә транспорт чарасы аларның сервис үзәгендә тикшерү узмаган. Беренчел версия буенча, янгын автобус механизмының төзексезлеге аркасында килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot