news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пайчылар үз өлешен алырга тиеш

“Алга“, “Кара Чишмә“ һәм башка хуҗалыкларда бу мәсьәлә һаман да проблемалы булып кала

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Чирмешән районының “Күтәмә АГРОфирмасы“ пай җирләре хуҗалары белән июль аенда ук исәп-хисап ясаган. Халыкка аны 1 гектарына 600 сум исәбеннән акчалата түләгәннәр. Ә башка хуҗалыкларда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгән?

“Чирмешән АГРО“ җәмгыяте пай җирләре өчен шикәр комы тараткан. “Сөлчә“ җәмгыятендә арендада 2140 пай җире исәпләнә. Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле халкына пай җирләре өчен бөртек таратканнар, печән биргәннәр. Салымнар да түләнгән.

“Лашман – АГРО“да һәр пайга бер центнер исәбеннән бөртек бирә алганнар.

“Чирмешән агрохезмәтләре“ җәмгыятендә хуҗалыкта эшләгән пайчылар гына пайга печән алганнар.

Күпчелек җәмгыятьләр үстерелгән уңыштан пай хуҗаларына өлеш чыгардылар. Кайберәүләрдә бу эш дәвам итә. Әмма “Алга“, “Үтәмеш“, “Чирмешән агрохезмәтләре“, “Кара Чишмә“ хуҗалыкларында бу мәсьәлә һаман проблемалы булып кала, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100