news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пай җире хуҗасы кишәрлегеннән теләгәнчә файдалана алырга тиеш — Камияр Байтимеров

Татарстан Иҗтимагый палатасында пай җирләренә бәйле проблемалар хакында сөйләштеләр.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда пай җирләреннән файдалану хокукыннан мәхрүм крестьян-фермер хуҗалыклары саны арта бара. Бу мәсьәләне Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы оештырган “түгәрәк өстәл" форматындагы утырышта күтәрделәр.

Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров әйтүенчә, республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең 53,6 процентын крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитештерә. Россиядә крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитештергән продукция 60 процентка кадәр җитә.

“Безнең Конституция нигезендә, крестьяннар җир кишәрлекләренә ия булырга мөмкин. Әмма ник алар үз җирләрен ихтыяҗ тууга ук рәсмиләштерә алмый? Россиядә авыл җирлекләрендә 36,5 млн.нан артык кеше яшәгәнен беләсездер. Татарстанда бу сан 943 меңне тәшкил итә. Шуларның 403 меңе крестьян-фермерлык эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнә. Әгәр дә пай җирләренең 98 проценты теркәлү узган диләр икән, миңа кычкырып көләсе генә кала”, -диде Камияр Байтимиров.

Аның сүзләренчә, пай җирләрен якынча 20 мең крестьян-фермерлык хуҗалыклары гына рәсмиләштергән.

“Кайбер җир хуҗалары, үзләренең пай кишәрлекләрен агрохолдингларга арендага биргән, хәзер кире кайтара алмый. Агрохолдинглар ялган документлар, килешүләр ясый, дөньядан киткән кешеләр өчен имза куя”, - дип КФХ хуҗаларының проблемаларын ассызыклады К.Байтимиров.

Аның фикеренчә, бар да закон кысаларында эшләнергә тиеш. “Без җир реформаларына кагылышлы мәсьәләләрне тизрәк чишәргә һәм аларның закон кысаларында гамәлдә булуын тәэмин итәргә тиеш. Җир мөнәсәбәтләренең инфраструктурасын барлыкка китерергә кирәк. Бу фермерлык хуҗалыкларының тагын да үсешенә китерәчәк. Әлеге  өлкәдә алдагы 3-5 елда барлык эшләрне дә төгәлләү шарт”, - дигән фикердә рәис.

Ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә пай җирләре хуҗаларының җирләрен агрохолдингларга караганда фермерларга бирүне кулаерак күрүен әйтте. Чөнки фермерлар аренда өчен күпкә артыграк түли. Әмма 1990 елларда пай җирләрен арендага алган агрохолдинглар, килешү вакыты бетүгә дә карамастан, фиктив документлар ясатып, җирләрдән файдалануны дәвам итә. Ә пай кишәрлекләре хуҗалары яклаучысыз кала бирә.

“Агрохолдинглар белән фермерлар үзләре көрәшергә тиеш түгел. Дәүләт тәртипкә салырга тиеш. Николай Гогольның Тарас Бульбасы Андрейга нәрсә дигән? Мин сине тудырдым, мин сине үтерәм дә дигәнме... Шуңа да, дәүләт агрохолдингларны барлыкка китерде, аларның эшләвен дә дәүләт җайга салсын. Закон каршында бөтенесе дә тигез булуны тәэмин итүне кирәк. Әгәр дә җир шәхси файдалануга бирелгән икән, аның хуҗалары үз җиреннән үзләре теләгәнчә файдаланырга тиеш”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, “Татарстан Республикасы муниципаль районнарында фермерлар һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җирдән файдаланудагы проблемалары” дип аталган бу киңәшмәдә Татарстанда җир мөнәсәбәтләрен җайга салу белән шөгыльләнәчәк бәйсез эшче төркем булдырылачагы әйтелде. Шулай ук бу юнәлештә “кайнар линия”дә эшләр дип күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100