Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Павлованы Россия Иҗтимагый палатасында эшләү өчен Татарстаннан кандидат итеп сайладылар
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының бүгенге әгъзасы, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлованы Россия Иҗтимагый палатасы составында эшләү өчен икенче срокка Татарстаннан кандидат итеп расладылар. Мондый карар Казанда ТР Иҗтимагый палатасы утырышында кабул ителде.
«Бүген эшче төркемнәрне раслыйбыз. Гомуми утырыштан башка хәл итеп булмый торган мәсьәләләрнең берсе – Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасына вәкил сайлау. Павлова Ольга Ивановна актив эшләде», - дип хәбәр итте журналистларга утырыш башланганчы ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев.
ТР Иҗтимагый палатасы утырышы Казанда узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз