news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павлова: Хәбәрсез югалган яки әсирлеккә төшкән хәрбиләрнең балалары өчен түләү кертелде

Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елның декабрендә имзалаган указы бүгеннән үз көченә керде. Закон махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычлар үтәгәндә хәбәрсез югалган яки әсирлеккә төшкән хәрбиләрнең балалары өчен айлык түләүләргә кагыла.

«Минем чыгышларым вакытында әлеге темага күп тапкырлар игътибар иткәнем булды. Бу хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең күптән көтелгән тагын бер сизелерлек чарасы булачак», - диде РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе катнашучысы Ольга Павлова. Документ нигезендә, түләүнең күләме ярдәм алучы яшәгән төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100