news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павлова: Сәламәтлекне саклау приоритеты беренче тапкыр Конституциягә кертелүе мөмкин

2020 елда төзелергә тиешле 40 физкультура-сәламәтләндерү комплексын вакытында тапшыруны «Бердәм Россия» тәэмин итәчәк.

Павлова: Сәламәтлекне саклау приоритеты беренче тапкыр Конституциягә кертелүе мөмкин
Архив

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Сәламәт яшәү рәвеше — бу бөтенроссия тренды, шуңа күрә Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә тормышның бу нигезе чагылыш таба. Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Ольга Павлова шундый фикер әйтте.

«Безнең дәүләт гражданнарының төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыруны максат итеп куя. Спорт — шуларның иң мөһименең берсе, шуңа күрә спорт турында инициативаларны халык арасында таратырга һәм хупларга кирәк. Илнең Төп законында беренче тапкыр җәмгыять сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру турында положение барлыкка килергә мөмкин. Һәркем үзенең тормышына карашын үзгәртер һәм сәламәтлегенә игътибарлырак булыр дип ышанам», — диде ул.

«Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» проекты координаторы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина хәбәр иткәнчә, партия әгъзалары илдә спорт белән шөгыльләнү инфраструктурасын формалаштыру өчен тырыша. «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Россия төбәкләрендә ачык һәм ябык типтагы 40 спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелешен контрольдә тота. Аларны быел 1 сентябрьгә тапшыру бурычы куелган. Бу объектлар 35 төбәктә, шул исәптән Татарстанда, төзелә.

Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр турында тавыш бирү көне турында карарны имзалады. Илдә санитария-эпидемиология шартлары уңайлы булган очракта, тавыш бирү 22 апрельдә була, шартлар начар булса, аны кичектереп торачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100