Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ольга Павлова: Студентларның төзелеш отрядларын яңа төбәкләргә җибәрү мөмкинлеге карала
Яңа төбәкләрне торгызуда студентлар төзелеш отрядларының катнашу мөмкинлегенә бәйле мәсьәлә карала. Татарстанга килгәндә, республика шефлыкка алган шәһәрләрне - Лисичанск һәм Рубежноены торгызу турында сүз бара. Әмма иминлек төп мәсьәлә булып кала. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бу мәсьәлә хакында Хөкүмәттә фикер алышулар үткәрелә. Әлегә студент отрядларына, иминлекне күздә тотып, анда барырга рөхсәт итмиләр.. Әлбәттә, егетләр һәм кызлар анда барып ярдәм итәргә тели. Һәм аларга ихтыяҗ зур», - дип хәбәр итте Павлова.
Бу мәсьәлә хакында гражданлык җәмгыятендә дә фикер алышалар. Яшьләрнең үзләрендә дә яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү теләге зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз