Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Павлова махсус операция ветераннарын автобус йөртүче итеп эшкә урнаштырырга тәкъдим итте
Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «ТР Динамо» физик культура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова Дәүләт Думасына махсус хәрби операция инвалидларын – ветераннарын автотранспорт предприятиеләренә җәмәгать транспорты йөртүчеләре итеп урнаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
«Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарын – инвалидларын эшкә урнаштыруның мөһим дәүләт бурычы булуын берничә тапкыр билгеләп үтте. Россия Федерациясе субъектларының күп кенә автотранспорт предприятиеләре бу бурычны гамәлгә ашыруда катнашырга, шулай ук теләүчеләрне тиешле күләмдә эш урыннары белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерәләр», – диде Павлова мөрәҗәгатендә.
Моннан тыш, ул «D» категорияле транспорт чарасы белән идарә итүгә гамәлдәге медицина күрсәткечләре исемлеген киңәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.
«Махсус хәрби операция ветераннарын күбрәк җәлеп итү максатларында «D» категорияле транспорт чарасы (автомат трансмиссияле) белән идарә итүгә гамәлдәге медицина күрсәткечләре исемлеген тулыландырырга кирәк, аларга сул аягы һәм табаны булмаган, кулда баш бармагының ике фалангасы булмаган, сул аягының деформациясе, сул аягының хәрәкәтен шактый кыенлаштыра торган инвалидлыкны кертергә. Бер үк вакытта әлеге пунктларны бу категориядәге транспорт чаралары белән идарә итүгә карата гамәлдәге медицина чикләүләреннән төшереп калдырырга кирәк», – диде Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз